Ышанам (икенче вариант)

Верю (второй вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ай моңлана зәңгәр күкләрдә, Айның сере икән кемнәрдә. Мин дә риза шушы күкләргә, Синең хакта серемне сөйләргә. Ышанам, ышанам, Очрашулар көтеп юанам. Кайчан да бер күрешербез диеп, Өметләнәм әле мин һаман. Иңләр идем бөтен галәмне, Җитсә иде әгәр кодрәтем. Ераклардан миңа дәшүче Ул бит синең, синең сүрәтең. Ышанам, ышанам, Очрашулар көтеп юанам. Кайчан да бер күрешербез диеп, Өметләнәм әле мин һаман. Безнең сөю — үзе яктылык, Йолдыз булып яна яктырып. Ераклардан безгә эндәшеп, Бәхет юлы тора бит чакырып. Ышанам, ышанам, Очрашулар көтеп юанам. Кайчан да бер күрешербез диеп, Өметләнәм әле мин һаман. Сине уйлау — үзе бер рәхәт, Сабырлыкка бирче мәрхәмәт. Шул дөньяга алып кергәнгә, Бәгырькәем, сиңа мең-мең рәхмәт. Ышанам, ышанам, Очрашулар көтеп юанам. Кайчан да бер күрешербез диеп, Өметләнәм әле мин һаман.

Русский перевод

Луна поёт в лазурных небесах, Её тайна в чьих-то сердцах. Я тоже рада этим небесам, Рассказать тайну о тебе. Верю, верю, Ожидая встречи жду. Что когда-нибудь встретимся, Верю я всё ещё. Почувствовала бы всю вселенную, Если б хватило силы. Из дали зовущий мне Ты ведь, твой портрет. Верю, верю, Ожидая встречи жду. Что когда-нибудь встретимся, Верю я всё ещё. Наша любовь - сама свет, Звездой горит, сияет. Издалека к нам приближаясь, Дорога счастья нас зовёт. Верю, верю, Ожидая встречи жду. Что когда-нибудь встретимся, Верю я всё ещё. Думать о тебе - само наслаждение, Даруй терпение милосердие. За то, что ввела в этот мир, Моя любимая, тебе тысячи спасибо. Верю, верю, Ожидая встречи жду. Что когда-нибудь встретимся, Верю я всё ещё.