Оригинальный текст
Яшәү көче алам, иркә гөлем,
Синең назларыңнан.
Синең белән калам, китә алмыйм,
Якты язларыңнан.
Ямьле җәйләрдә, бирик вәгъдәләр
Сөю илендә калырга.
Безнең киләчәк дигән бәхеткә
Юллар салырга.
Минем белән булганга,
Иркәм, рәхмәт.
Матур җырлар булып калсын
Безнең гүзәл мәхаббәт.
Мәхаббәттә
Яшәүләре нинди рәхәт.
Елмаеплар һаман син ул, бәгърем,
Минем уйларымда.
Кушып синең, синең исемеңне,
Җырлыйм җырларымда.
Минем бәхетем синең кулыңда,
Гомерлеккә булыйк бергә.
Күзләр күзләрдә, атлыйк янәшә
Бергә гомергә.
Минем белән булганга,
Иркәм, рәхмәт.
Матур җырлар булып калсын
Безнең гүзәл мәхаббәт.
Мәхаббәттә
Яшәүләре нинди рәхәт.
Русский перевод
Черпаю силы жить, мой нежный цветок,
Из твоей ласки.
С тобой остаюсь, не уйти мне никак
Из твоих светлых весен.
В прекрасные лета дадим мы клятвы
В краю любви остаться,
К счастью, что зовём своим будущим,
Дороги проложить.
За то, что ты со мною,
Милый, спасибо.
Пусть нашей прекрасной любви
Песни красивые станут.
В любви жить -
Какое сладостное счастье.
Ты с улыбкой всегда, мой сердечный,
В моих мыслях рядом.
Твоё имя вплетая в свои напевы,
Пою в своих песнях.
Моё счастье - в твоих руках,
Будем вместе навеки.
Глазами в глаза, шаг за шагом рядом
Вместе на всю жизнь.
За то, что ты со мною,
Милый, спасибо.
Пусть нашей прекрасной любви
Песни красивые станут.
В любви жить -
Какое сладостное счастье.