Оригинальный текст
Сагышларым җырга салып
Аңлатыйм дип уйладым.
Тик шулай да бергә үткән
Юлларымны урадым.
Уралдым мин, уралдым мин,
Уралдым уй-хисләргә.
Адаштым сөю утында,
Белмимен ни эшләргә.
Шул яр чишмәсенә киләм
Бормалы юллар буйлап.
Ак каенга сарылам да
Моңланам сине уйлап.
Уралдым мин, уралдым мин,
Уралдым уй-хисләргә.
Адаштым сөю утында,
Белмимен ни эшләргә.
Күз карашың адым саен
Чагылып тора сыман.
Сер бирмәскә тырышам да
Өзелеп сөям һаман.
Уралдым мин, уралдым мин,
Уралдым уй-хисләргә.
Адаштым сөю утында,
Белмимен ни эшләргә.
Яна, әрни, тик төзәлми,
Кан тулы йөрәк ярам.
Мәхаббәтем канатымда,
Җыр булып сиңа барам.
Уралдым мин, уралдым мин,
Уралдым уй-хисләргә.
Адаштым сөю утында,
Белмимен ни эшләргә.
Русский перевод
Свою печаль я в песню спрятал,
Хотел ее тебе сказать.
Но все равно дороги наши
Мне по кругу довелось шагать.
Заворожен, заворожен,
Запутан в мыслях и тоске.
В огне любви я заблудился,
Не знаю, что мне делать, где.
К роднику на том берегу я
Иду извилистой тропой.
К белой березе прижмусь я
И загрущу, живя тобой.
Заворожен, заворожен,
Запутан в мыслях и тоске.
В огне любви я заблудился,
Не знаю, что мне делать, где.
Твой взгляд мне в каждом шаге
Словно мерцает в тишине.
Секрет храню, не выдавая,
Но все равно люблю вдвойне.
Заворожен, заворожен,
Запутан в мыслях и тоске.
В огне любви я заблудился,
Не знаю, что мне делать, где.
Горит, болит, не заживает
Моя кровавая тоска.
На крыльях моей любви я
К тебе лечу, как песня, в такт.
Заворожен, заворожен,
Запутан в мыслях и тоске.
В огне любви я заблудился,
Не знаю, что мне делать, где.