Оригинальный текст
Тормыш сукмакларын узган чакта
Юлларымда сине очраттым.
Бер күрүдә сиңа гашыйк булдым,
Гомерлеккә өзелеп яраттым.
Син дә мине шулай сөясеңдер,
Беләм, җаным, күрәм күзеңнән.
Беркайчан да нурлар югалмасын
Елмаюлы синең йөзеңнән.
Елмайганда синнән матурырак,
Ягымлырак кеше юктыр ул.
Хәтта кырысланган чагыңда да,
Синең күзләреңдә якты нур.
Сине яратмыйча мөмкин түгел,
Тормышымда минем син терәк.
Назларың да, җылы сүзләрен дә,
Яшәү өчен миңа бик кирәк.
Русский перевод
По тропам жизни шёл я в путь -
И на дороге встретил тебя.
С одного взгляда стал влюблённым,
На век всем сердцем полюбя.
И ты меня так же любишь,
Знаю, душа, вижу в глазах.
Пусть никогда не гаснет свет
На твоём улыбчивом лице.
Когда ты улыбаешься - нет краше,
Нет никого теплей, светлей.
Даже когда сердита ты,
В твоих глазах сияет ясный луч.
Любить тебя невозможно не,
Ты - опора в моей судьбе.
И ласки, и тёплые слова
Мне так нужны, чтоб жить и быть.