Оригинальный текст
Яшем арткан саен күңелемә,
Бөтенләй дә үзгә гамь керде.
Ыгы-зыгы, бәхәсләрдән качам,
Күңел тынычлыгым кадерле!
Саулык китә кайчак, әрнү-сыкрау
Урап ала тәнне, бәгырьне.
Дөнья малы берни түгел бит ул,
Сәламәтлек ай-һай кадерле!
Яшем белән зирәклегем арта,
Гомерләрнең арта кадере.
Чын күңелдән әйтәм, бүген миңа
Имин аткан таңым кадерле!
Русский перевод
Чем старше становлюсь - в душе моей
Печаль иная, непривычная.
Сует и споров я бегу прочь,
Душевный мир мне всех дороже!
Иногда уходит сила - боль
Охватывает тело, сердце жжет.
Все богатства мира - не цена,
Здоровье, ох, бесценно, вот оно!
С годами мудрость все растет во мне,
И жизнь сама становится ценней.
От сердца говорю: сегодня мне
Дороже всего мой мирный рассвет!