Туктатыгыз сугышларны

Остановите войны

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Солдатларның аналары, Солдатларның аталары, - Үстермәдек сугыш өчен балаларны. Ут эченә керәм, диеп. Мин үтерәм, кырам, диеп, Язмышларын әллә алар сайлаганмы? Туктатыгыз атышларны, Аналарның сагышларын, Ишетегез җир шарының Аһ - зарларын! Күр син дөнья афәтләрен, Кешеләрнең нәфрәтләрен, Төзәтелмәс, кан саркыган Яраларын! Автоматлар кулларында, Сугыш кына уйларында. Дошман булыр туганына Икеләнми. Кабызып ут - нәфрәт кенә, Яп-яшь кенә егетләрне Керетеп сугыш дәһшәтенә Ил көчләнми! Туктатыгыз атышларны, Аналарның сагышларын, Ишетегез җир шарының Аһ - зарларын! Күр син дөнья афәтләрен, Кешеләрнең нәфрәтләрен, Төзәтелмәс, кан саркыган Яраларын! Күзләремне йокы алмый, Таңнарымда керфек какмый Көтеп алам газапланып Көннәремне. Кайда үлем,кайда сугыш, Өзелгән җыр,зарлы язмыш, - Очсыз уйлар, ачы сагыш Иңнәремдә. Туктатыгыз атышларны, Аналарның сагышларын, Ишетегез җир шарының Аһ - зарларын! Күр син дөнья афәтләрен, Кешеләрнең нәфрәтләрен, Төзәтелмәс, кан саркыган Яраларын! Кемгә кирәк? Кемгә файда? Ил язмышын кемнәр сайлап Ача җирдә сугыш уты Бертуктамый!? Өзеп җавапсыз уйларын, Саклап бердәнбер улкаен. Ана таңда дога укый Керфек какмый...

Русский перевод

Матери солдат, Отцы солдат, - Мы не растили для войны детей. Не для огня: «Пойду в пламя», Не для убийств: «Я буду мстить», Не их ли выбор - их судьба, скажи? Остановите выстрелы, Материнские печали, Услышьте стон земного шара, Его рыдания! Взгляни на беды мира, На ненависть людей, На нестерпимые, кровоточащие Раны! Автоматы в их руках, В мыслях - только война. Брату станет врагом Не колеблясь. Раздувая пламя - лишь ненависть, Совсем юных ребят Ввергая в ужас войны - Страна не крепнет! Остановите выстрелы, Материнские печали, Услышьте стон земного шара, Его рыдания! Взгляни на беды мира, На ненависть людей, На нестерпимые, кровоточащие Раны! Сон не смежает глаз моих, На заре не хлопну я ресницей - Мучительно встречаю Каждый новый день. Где смерть, где война, Оборванная песня, скорбная судьба, - Бесконечные думы, горькая печаль На плечах. Остановите выстрелы, Материнские печали, Услышьте стон земного шара, Его рыдания! Взгляни на беды мира, На ненависть людей, На нестерпимые, кровоточащие Раны! Кому это нужно? Кому в пользу? Кто выбирает судьбу страны, Разжигая на земле огонь войны Без остановки?! Оборвав безответные мысли, Сберегая единственного сына, Мать на заре читает молитву, Не смыкая ресниц...