Оригинальный текст
Сиңа бүген, сиңа гына
Багышлыймын йөрәк җырын.
Бергә узган гомеркәйнең
Маңгаеңа яткан сырын.
Шул сырларның кадерләрен
Беләм үзем, үзем генә.
Дөнья матур яшәгәндә
Без икебез түзем генә.
Сиңа бүген, сиңа гына
Багышлыймын җылы сүзләр.
Миңә гына,миңа гына
Карый назлап синең күзләр.
Шул карашның кадерләрен
Беләм үзем, үзем генә
Дөнья матур яшәгәндә
Без икебез түзем генә.
Без икебез, икәү генә
Сабыр үттек гомер юлын.
Сагынамын, искә алам -
Мең кадерле һәрбер елын.
Шул елларның кадерләрен
Беләм үзем, үзем генә.
Дөнья матур яшәгәндә
Без икебез түзем генә.
Русский перевод
Тебе сегодня, лишь тебе
Я посвящаю песнь сердца.
Следы совместных наших лет -
Морщинки, что легли на лоб.
Я цену этих линий знаю
Лишь я одна, одна лишь я.
Пока прекрасна жизнь на свете,
Мы терпеливы - ты и я.
Тебе сегодня, лишь тебе
Дарю я теплые слова.
Лишь мне одной, лишь мне одной
Нежно глядят твои глаза.
Я цену этого взгляда знаю
Лишь я одна, одна лишь я.
Пока прекрасна жизнь на свете,
Мы терпеливы - ты и я.
Мы двое, только мы вдвоем,
С терпеньем шли тропой судьбы.
Скучаю, помню - каждый год
Тысячекратно мне дорог.
Я цену этим годам знаю
Лишь я одна, одна лишь я.
Пока прекрасна жизнь на свете,
Мы терпеливы - ты и я.