Ничек тынычландырыйм?

Как успокоить тебя?

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кыйгач-кыйгач кара Кыйгач кара кашың Тагын җыерылган ачуланып. Күзләрең ут чәчә, Кызыл иреннәрең Авыр сүзләр сибә ачыланып. Нигә кара болытлар Каплаган ак йөзеңне? Ничек тынычландырып Туктатыйм соң үзеңне?! Кара, кара, кара, Кара болытларны Таратырга иде җилләр булып Болыттан арынган Якты кояш кебек Бер елмайсаң икән миңа тынып. Нигә кара болытлар Каплаган ак йөзеңне? Ничек тынычландырып Туктатыйм соң үзеңне?! Кара, кара, кара, Кара сөрмә күзләр Миңа карап нурлар сибәр өчен. «Сөям!» дигәнемә назланыр Колаклар Гайбәт сүзләренә салмас өчен. Нигә кара болытлар Каплаган ак йөзеңне? Ничек тынычландырып Туктатыйм соң үзеңне?!

Русский перевод

Густые-густые брови, Чёрные густые брови Опять нахмурены сердито. Глаза твои сыпают искры, Губы алые твои Тяжёлые слова сыпут распахнувшись. Почему чёрные тучи Покрыли белое лицо твоё? Как успокоить тебя, Как остановить тебя самой?! Смотри, смотри, смотри, Чёрные тучи Я бы разогнал, став ветром, И, как яркое солнце, Уставшее от туч, Ты бы улыбнулась мне, успокоившись. Почему чёрные тучи Покрыли белое лицо твоё? Как успокоить тебя, Как остановить тебя самой?! Смотри, смотри, смотри, Чёрные глазки с ресницами, На меня смотрят, чтобы сыпать лучами. Ушки мои ласкаются, Когда я говорю «Люблю!», Чтобы не внимать сплетням пустым. Почему чёрные тучи Покрыли белое лицо твоё? Как успокоить тебя, Как остановить тебя самой?!