Күңелле балачак җырлары

Весёлые песни детства

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Уйныйм яшел болонда, Ак чәчәкләр кулымда, Әти-әни янымда, - Җырым алар турында. Моңнарын басуларның, Чишмәләрнең суларын, Чәчәкле болоннарның Чабышкан колыннарын Куштым шушы җырыма, - Калсын йөрәк түрендә Күңелле балачак җырлары. Назлы куен - балачак, Шаян ил син - балачак! Бәхет көең, балачак, Мәңге истә калачак! Моңнарын басуларның, Чишмәләрнең суларын, Чәчәкле болоннарның Чабышкан колыннарын Куштым шушы җырыма, - Калсын йөрәк түрендә Күңелле балачак җырлары. Алда көтә хыялым, Чынга ашар уйларым! Янымда бар дусларым, Күңелдә бар җырларым! Моңнарын басуларның, Чишмәләрнең суларын, Чәчәкле болоннарның Чабышкан колыннарын Куштым шушы җырыма, - Калсын йөрәк түрендә Күңелле балачак җырлары.

Русский перевод

Играю на зелёном лугу, Белые цветы в моих руках, Папа с мамой рядом со мной - Песня эта про них. Напевы полей, Воды родников, Цветущие луга, Стремительных жеребят Вплёл я в эту песню - Пусть в глубине сердца живут Весёлые песни детства. Ласковая колыбель - детство, Озорная страна - детство! Напев твой - счастье, детство, Навек в памяти останется! Напевы полей, Воды родников, Цветущие луга, Стремительных жеребят Вплёл я в эту песню - Пусть в глубине сердца живут Весёлые песни детства. Впереди ждёт моя мечта, Сбудутся мои задумки! Рядом со мной мои друзья, В сердце - мои песни! Напевы полей, Воды родников, Цветущие луга, Стремительных жеребят Вплёл я в эту песню - Пусть в глубине сердца живут Весёлые песни детства.