Әнкәй янда булганда

Когда мама рядом

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Яратам иртәләрне Уятса әнкәй сөеп, Чакырса чәй эчергә Тәмле коймаклар оеп. Нинди рәхәт, Нинди рәхәт Әнкәй янда булганда, Кочагына алып сөеп, Назлап кына торганда. Әнкәй карап торганда Хәрефләр язам тезеп, Мисалларны да эшлим Азакка тиклем, түзеп. Нинди рәхәт, Нинди рәхәт Әнкәй янда булганда, Кочагына алып сөеп, Назлап кына торганда. Әнкәй теләп калганда Бишлеләр дә эләгә, Арымыйм да, талмыйм да, Тарымыйм да бәлагә. Нинди рәхәт, Нинди рәхәт Әнкәй янда булганда, Кочагына алып сөеп, Назлап кына торганда. Кичен әкият сөйләп Куенымда йоклата. Еласам яшем сөртеп, Үскәнем дип юата. Нинди рәхәт, Нинди рәхәт Әнкәй янда булганда, Кочагына алып сөеп, Назлап кына торганда.

Русский перевод

Люблю я утренние дни, Когда меня разбудит мама, К себе на чай она зовет, И блинчики - как праздник самый. Какое счастье, Какое счастье, Когда мама рядом всегда, Она к груди прижмет с любовью, И нежно гладит, не спеша. Пока она глядит на меня, Я буквы в строчки аккуратно, И примеры делаю я До самого конца, терпеливо, ладно. Какое счастье, Какое счастье, Когда мама рядом всегда, Она к груди прижмет с любовью, И нежно гладит, не спеша. Если мама пожелает, Пятерки сами ко мне льнут, Не устаю и не слабею, И беды мимо пусть пройдут. Какое счастье, Какое счастье, Когда мама рядом всегда, Она к груди прижмет с любовью, И нежно гладит, не спеша. Вечером сказку расскажет, На коленях убаюкает. Если заплачу - слезы вытрет, Скажет: «Ты растешь», - утешит. Какое счастье, Какое счастье, Когда мама рядом всегда, Она к груди прижмет с любовью, И нежно гладит, не спеша.