Әкиятләр илендә

В стране сказок

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Көмеш башмагын тоткан да Егет эзли көлкызын, Балыкның алтынын көтә Бабай ярда көнозын. Гел изгелек кенә җиңә Әкиятләр илендә. Тылсымлы нуры яшәсен Өмет булып күңелдә. Акбүзатның канатында Очып сәяхәт иттем. Уятып йокы сылуын, Алчәчәк бүләк иттем. Гел изгелек кенә җиңә Әкиятләр илендә. Тылсымлы нуры яшәсен Өмет булып күңелдә. Их, Алладин лампалары Сатуда булса икән! Җирдә чынлап янып, чыңлап Могҗиза туса икән! Гел изгелек кенә җиңә, Әкиятләр илендә. Тылсымлы нуры яшәсен Өмет булып күңелдә.

Русский перевод

Серебряный башмачок в руках - Парень ищет Золушку свою, Золотую рыбку ждёт Старик у берега весь день. Лишь добро всегда побеждает В стране сказок на земле. Пусть волшебный свет живёт В сердце, как надежды след. На крыле Акбуза я В путь воздушный улетел. Разбудив спящую красавицу, Алый цвет ей подарил. Лишь добро всегда побеждает В стране сказок на земле. Пусть волшебный свет живёт В сердце, как надежды след. Ах, лампы Аладдина бы В продаже оказались бы! Чтобы на земле, горя и звеня, Чудо встало наяву! Лишь добро всегда побеждает В стране сказок на земле. Пусть волшебный свет живёт В сердце, как надежды след.