Кадерлеләрем

Дорогие мои

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бәхетлемен диеп уянам, Һәр яңа көн җиргә туган саен. Якыннарым булсын янәшәмдә, Мәхрүм итмә шуннан, Ходаем! Кызым, улым - бердәнберләр, Минем кадерлеләрем. Сөю бакчасында үскән Гөлләрнең бөреләре. Сагынып кайтамын ераклардан, Кочагыма алып шатланам. Бәхетемнең күреп җимешләрен, Куңелем оча канатланып. Кызым, улым - бердәнберләр, Минем кадерлеләрем. Сөю бакчасында үскән Гөлләрнең бөреләре. Сезнең белән бергә елмаям, Сагышлардан табам дәваны. Килгәнсез шушы якты дөньяга, Яшьлегемнең булып дәвамы. Кызым, улым - бердәнберләр, Минем кадерлеләрем. Сөю бакчасында үскән Гөлләрнең бөреләре.

Русский перевод

Просыпаюсь с мыслью: я счастлива, Каждый новый день, что на землю рожден. Пусть родные будут рядом со мною, Не лишай меня этого, Боже! Дочка, сын - единственные, Мои дорогие. В саду любви взошедшие Бутоны цветов. С тоской возвращаюсь издалека, Обнимаю - и радость в груди. Вижу плоды моего счастья - И сердце летит, расправив крыла. Дочка, сын - единственные, Мои дорогие. В саду любви взошедшие Бутоны цветов. С вами вместе улыбаюсь, От печалей нахожу исцеленье. Вы пришли в этот светлый мир - Продолженье моей молодости. Дочка, сын - единственные, Мои дорогие. В саду любви взошедшие Бутоны цветов.