Оригинальный текст
Яз сандугачлар кайткач, гөлләр дә чәчәк аткач,
Сагынып көтәм иркәм гелән сине.
Язгы нурдайдай булып, назлы моңнарын алып,
Яннарыма сылу килче, кил инде.
Яннарыма син килсәң, иркәләп назлап көлсәң,
Күңел ярсый-ашкына йолдызларга.
Очаек нурлар булып, йолдызларга юл алып,
Мәхәббәтне канат итеп җырларга.
Бирче, сөеклем, кулың, гомерлек озын юлның.
Үтәек без икәү һәрчак бергәләп.
Үткәннәр-үкенечләр, сагыш һәм көенечләр.
Эрнетмәсен йөрәкләрне өзгәләп.
Русский перевод
Когда вернутся соловьи весной, когда цветы распустятся,
Я с нежной тоской, любимая, всё жду тебя.
Как луч весенний, взяв ласковые напевы,
Ко мне приди, красивая, приди же.
Если ты придёшь ко мне, приласкаешь и улыбнёшься,
Душа рвётся и стремится к звёздам.
Полетим сияньем, взяв дорогу к звёздам,
Чтобы петь, крылом любви взмахнув.
Дай, любимая, руку - к дороге долгой на всю жизнь.
Пройдём вдвоём её всегда плечом к плечу.
Пусть прошлые сожаленья, печали и страданья
Не рвут сердца, не жгут их до боли.