Тәрәзәңне ач әле

Открой окно свое

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Чыксаң таңда иңнәреңә Салып зәңгәр шәлеңне, Таң җилләре килеп сөйләр Сиңа минем хәлемне. Шунда аңламый калмассың Минем күңелем ярасын - Бер чыланса керфекләрең, Кичерермен барысын. Сөйләр сиңа сандугачлар, Сөйләми калмас әле - Сандугачлы язгы таңда Тәрәзәңне ач әле. Шунда аңламый калмассың Минем күңелем ярасын - Бер чыланса керфекләрең, Кичерермен барысын. Сөйләп үтәр кыр казлары, Түгә-түгә сагышын, Мине төшерер исеңә Язгы сулар агышы. Шунда аңламый калмассың Минем күңелем ярасын - Бер чыланса керфекләрең, Кичерермен барысын.

Русский перевод

Выйдешь на заре, на плечи Синий шаль набросишь ты, Утренние ветры скажут Про мою тоску и сны. И тогда не ошибешься В ране сердца моего - Лишь блеснет слеза на ресницах, Я прощу тебе всего. Соловьи тебе расскажут, Не умолчат они: В соловьиной, вешней зорьке Открой окно свое, взгляни. И тогда не ошибешься В ране сердца моего - Лишь блеснет слеза на ресницах, Я прощу тебе всего. Поле гуси пронесутся, Сыпля тихую печаль, И напомнит обо мне Вешних вод бегучий шквал. И тогда не ошибешься В ране сердца моего - Лишь блеснет слеза на ресницах, Я прощу тебе всего.