Оригинальный текст
Урамнардан агып барган гөрләвек
Юып китә инде кышкы эзләрне.
Еракларга илтә алар ак карга
"Сөям сезне" диеп язган сүзләрне.
"Сөям сезне" диеп язган сүзләрне.
Салкын кышта язган минем ул сүзләр
Иделләрдә агып бара диңгезгә.
Салкын карга язган җылы сүзләрем,
Хәерле юл теләп калам мин сезгә.
Хәерле юл теләп калам мин сезгә.
Юлыгызда очраган һәр кешегә
Миннән изге теләк теләп узыгыз.
"Сөям сезне!" - мыны язды диегез
Сезгә таныш булмаган бер дустыгыз.
"Сөям сезне!" - мыны язды диегез.
Русский перевод
По улицам бегущий звонкий ручей
Смывает уже зимние следы.
Вдаль уносит белый снег слова:
«Люблю вас», - так написанные мной,
«Люблю вас», - так написанные мной.
Те слова, что в стужу я писал,
По Идели уплыли к морю.
Теплые слова на холодном снегу -
Я вам желаю доброго пути,
Я вам желаю доброго пути.
Каждому, кого встретите в пути,
Передайте от меня благие пожеланья.
«Люблю вас!» - скажите, это написал
Ваш друг, вам прежде незнакомый,
«Люблю вас!» - скажите, это написал.