Авыл таңы

Деревенский рассвет

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Таныш урман аша кайтып киләм Аткан чакта чыклы яңа таң. Куакларым яфрак кулы белән Сыйпап кала минем яңактан. Миләүшәләр җырлап каршы ала Бу чынбарлык, түгел могҗиза Һәркем күңелендә җыр кузгалыр, Кышлар буе сагыш, моң җыйса. Күкрәгемә кысып авыл таңын Җан ашкына туган якларга Изге җирнең шушы гүзәл чагын Күңелгә җыр итеп ятларга. Миләүшәләр җырлап каршы ала Бу чынбарлык, түгел могҗиза Һәркем күңелендә җыр кузгалыр, Кышлар буе сагыш, моң җыйса. Югалтулар, бардыр табышларым, Ә авылым - иң зур табышым. Авылыма бер мәдхия итеп Кабул итәм кошлар тавышын. Күңелнең юк уйдан бушаганы Көн туганда яшкән җыр тына. Дога укып атлыйм бусаганы, Кергән чакта атам йортына.

Русский перевод

Через знакомый лес иду домой, Встает рассвет, в росе - заря новая. Кусты меня лиственной рукой Нежно ласкают по щекам снова. Фиалки песней встречают меня - Это реальность, не чудеса. В каждом проснется песня, если Зимами копились тоска и напевы. К сердцу прижму деревенский рассвет, Душа стремится к родным краям. Эту святую, прекрасную пору В сердце запомнить как песню нам. Фиалки песней встречают меня - Это реальность, не чудеса. В каждом проснется песня, если Зимами копились тоска и напевы. Были утраты и были находки, А деревня - мой самый большой дар. Как гимн своей деревне принимаю Я птичьих голосов благодарный жар. Сердце пустеет от мыслей пустых, С песней на устах рассвет гасит тьму. С молитвой ступаю на порог, Когда вхожу в отцовский дом.