Шома бас

Шома бас

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Уйнат, уйнат гармуныңны, Биесеннәр егетләр. Безнең илнең егетләре Бары да бөркет кебекләр. Их, күңел ачабыз, Ничек шома басабыз! Сайрат, сайрат гармуныңны, Җилкенсеннәр яшь кызлар. Безнең кызлар нурлы йөзле, Әйтерсең лә йолдызлар. Их, күңел ачабыз, Ничек шома басабыз! Шаулат, шаулат бию көен, Ашыксыннар барысы да; Яшь егетләр чакырсыннар, Кызлар чыксын каршыга. Их, күңел ачабыз, Ничек шома басабыз! Әйдә, әйдә, катырак бас, Биегәнне күрсеннәр; «Баскан җирдән ут чыгара Безнең яшьләр», - дисеннәр. Их, күңел ачабыз, Ничек шома басабыз! Макта, макта, безнең яшьләр Ничек җитез атлыйлар! Биергә дә оста алар, Эштә дә сынатмыйлар. Их, күңел ачабыз, Ничек шома басабыз!

Русский перевод

Играй, играй на гармони, Пусть танцуют джигиты. Нашей земли молодцы Все как соколы горды. Ах, душу откроем, Как шома станцуем! Пой, пой на гармони, Пусть закружатся девушки. Наши девушки светлоликие, Словно звёзды ясные. Ах, душу откроем, Как шома станцуем! Гремит, гремит танца мелодия, Пусть все разгорячатся; Пусть юноши позовут, Девушки выйдут навстречу. Ах, душу откроем, Как шома станцуем! Давай, давай, сильнее бей, Покажут, как танцуют; «Из-под ног огонь летит У наших молодых», - говорят. Ах, душу откроем, Как шома станцуем! Хвалят, хвалят наших молодых, Как быстро они пляшут! И танцевать мастера, И в работе не подведут. Ах, душу откроем, Как шома станцуем!