Яз шатлыгы (беренче вариант)

Весенняя радость (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Яфрак яра ак каеннар, Елгаларда су ташый. Бөтен җирдә яз шатлыгы! - Җырлыйсы килә башлый. Матур да сон яз көннәре, Ашкындыра күңелләрне, - Җырлыйсы килә, җырлыйсы килә, Җырлыйсы килә, дуслар. Күктә балкый яз кояшы, Үләннәр шытып чыга. Иөрәктө хисләр яңара, - Яшисе килә шуңа! Хыялланасың, уйлыйсың, Тормышны сөеп туймыйсың, - Яшисе килә, яшисе килә, Яшисе килә, дуслар. Туган якларны сагынып, Кайтырлар тиздән кошлар. Тынычлык, бәхет язы бу! - Килсеннәр безгә дуслар. Бөтен җирдән, бөтен илдән, Тынычлык сәламе белән, - Килсеннәр безгә, килсеннәр безгә, Килсеннәр безгә дуслар.

Русский перевод

Листья распускаются у белых берёз, В реках воды прибавилось. Весенняя радость всей земле! - Захочется петь. Прекрасны эти весенние дни, Воодушевляют сердца, - Захочется петь, захочется петь, Захочется петь, друзья. На небе сияет весеннее солнце, Трава прорастает. Чувства в сердцах обновляются, - Хочется жить! Мечтаешь, думаешь, Жизнь любить не насытишься, - Хочется жить, хочется жить, Хочется жить, друзья. Скучая по родным краям, Вернутся скоро птицы. Пусть весна будет мирной, счастливой! - Пусть придут к нам друзья. Со всей земли, со всех стран, С мирным приветствием, - Пусть придут к нам, пусть придут к нам, Пусть придут к нам друзья.