Кызлар күңеле

Девичья душа

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Чирәмнәргә чык төшерми, Урамда йөримен мин. Урамда йөримен дә мин Берәүне күзлимен мин. Йөрәгемне һич төшенмим, Сөям дә, сөймимен мин, Сөям дә, сөймимен дә мин, Ятларга да бирмим мин. Сөйгәнемә серләрем бар, Серләрен серләшмимен; Күрешкәч, эндәшмимен. Үзәкләрне өзәрлек яр, Үзенә сиздермимен, Үзенә сиздермимен дә Үземнән биздермимен. Ялындырмый яр сөймиләр, Йөрәге янсын әле; Йөрәккәе янсын әле, Күмергә калсын әле. Үрелсә дә үптермимен, Үземә алсын әле, Үзенә алсын әле дә, Үземә булсын әле...

Русский перевод

На травы росы не роняю, По улице хожу одна. По улице хожу да знаю - Одного гляжу влюблённо я. Сердце своё не понимаю: Люблю - не люблю я, Люблю - не люблю я, Чужим не отдам я. Любимому тайны держу, Секретов не раскрываю; Встретимся - не говорю. Милый, что рвёт мне нутро, Ему не даю я знать, Ему не даю я знать - От себя не отважу я. Без муки не любят милых, Пусть сердце его горит; Пусть сердце его горит, Пусть в угольках пусть тлеит. Хоть обовью - не целую, Пусть он меня возьмёт, Пусть он меня возьмёт же, Пусть мне он будет...