Оригинальный текст
Иртә томан, кич тә томан,
Юлларда буран.
Үги кояш елый сыман
Болыт артыннан.
Кырпак кырау бар дөньяны
Агарткан илдә.
Бәдри абый Габдулланы
Калага илтә.
Чылдыр-чылдыр, чылдыр-чылдыр,
Яңгырый дала.
Кала басу, кала ындыр,
Туган як кала.
Карап калды чыршыларның
Шаулап торганы.
Бәс белән карга төренгән
Кырлай урманы.
Бу әле шаулы гомернең
Ярлы иртәсе.
Кыен юллар үтәсе бар,
Үрләр үтәсе.
Көтә Идел, көтә Казан,
Хыяллар татлы.
Бәдри агай карлы юлдан
Куалый атны.
Русский перевод
Утром туман, и вечером туман,
На дорогах - метель.
Сиротский солнца плач, как бы,
Из-за облаков.
В стране, что белым инеем
Побелила мир.
Бадри-абый Габдуллу
В город везёт.
Чылдыр-чылдыр, чылдыр-чылдыр,
Степь отзывается.
Остался луг, остался ток,
Родной край остаётся.
Смотрели вслед шумевшие
Там сосны стройные.
В инее, в снег вороний -
Кырлайский лес.
Это ещё у шумной жизни
Бедное утро.
Впереди пройти дорогам,
Перевалы взять.
Ждёт Идель, ждёт Казань,
Мечты так сладки.
Бадри-агай по снежной стезе
Гонит коня.