Синең өчен (алтынчы вариант)

Для тебя (шестой вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Синең өчен зәңгәр күккә менеп, Йолдызларны җыйдым бүләккә. Барыр юлларымны яктыртырга Серле айны куйдым тирәккә. Хыял канатымны үреп куйдым Сиңа булган сөю хисеннән. Синең өчен гөл бакчасы үрәм, Мәхаббәтнең назлы исемен. Синең өчен Ходаемнан сорап, Бәхет яңгырлары яудырып, Шул яңгырның тамчылары булып Явар идем, бәхет калдырып. Хыял канатымны үреп куйдым Сиңа булган сөю хисеннән. Синең өчен гөл бакчасы үрәм, Мәхаббәтнең назлы исемен. Хәзер яшим бары синең өчен, Син дип кибә минем йөрәгем. Бәхет аланының җимешләрен Бергә җыю минем теләгем. Хыял канатымны үреп куйдым Сиңа булган сөю хисеннән. Синең өчен гөл бакчасы үрәм, Мәхаббәтнең назлы исемен.

Русский перевод

Для тебя я взошла в лазурь небес, Собрала я звёзды в дар тебе. Чтоб мой путь сиял на свете весь, Тайный месяц укрепила в стебле. Я сплела мечты свои в крыло Из любви, что к тебе храню. Для тебя я сад цветов пряду, Нежное имя зову любовью. Для тебя, у Господа прося, Дождь счастливый я с небес спустила, И, как капли этого дождя, Я б упала, счастье оставляя. Я сплела мечты свои в крыло Из любви, что к тебе храню. Для тебя я сад цветов пряду, Нежное имя зову любовью. Я живу теперь лишь для тебя, По тебе иссыхает сердце. Плоды счастливой той поляны Вместе собирать - мое желанье. Я сплела мечты свои в крыло Из любви, что к тебе храню. Для тебя я сад цветов пряду, Нежное имя зову любовью.