Оригинальный текст
Исән чакта кадерләрен белик,
Газиз әнкәйләрне хөрмәтлик.
Мәрхәмәтле, изге йөрәкләрен
Сөю назы белән бүләклик.
Газиз әнкәйләрнең күңелендә
Чишмә булып ага изгелек.
Моңлы бәхет ни дип сорасалар -
"Балам" диеп әйтер иң элек.
Исән чакта кайтыйк яннарына,
Шатландырып әнкәй күңелен.
Сагыш уты көйдермәсен иде
Газиз әнкәйләрнең бәгырен.
Газиз әнкәйләрнең күңелендә
Чишмә булып ага изгелек.
Моңлы бәхет ни дип сорасалар -
"Балам" диеп әйтер иң элек.
Кулларының тоеп җылылыгын,
Күзләренә карап туйганчы,
Исән чакта кадерләрен белик,
Әнкәйләрнең күң(е)ле булганчы.
Газиз әнкәйләрнең күңелендә
Чишмә булып ага изгелек.
Моңлы бәхет ни дип сорасалар -
"Балам" диеп әйтер иң элек.
Русский перевод
Пока они живы, цените их,
Уважайте дорогих матерей.
Их милосердные, добрые сердца
Примите как дар любви.
В сердцах дорогих матерей
Доброта течёт, как ручей.
О чём спросат поэтичное счастье -
«Мой ребёнок» - скажут прежде всего.
Пока они живы, вернёмся к ним,
Радуя сердца матерей.
Пусть огонь тоски не жжёт
Грудину дорогих матерей.
В сердцах дорогих матерей
Доброта течёт, как ручей.
О чём спросат поэтичное счастье -
«Мой ребёнок» - скажут прежде всего.
Чувствуя тепло их рук,
Глядя в глаза, пока можно,
Пока они живы, цените их,
Пока живы души матерей.
В сердцах дорогих матерей
Доброта течёт, как ручей.
О чём спросат поэтичное счастье -
«Мой ребёнок» - скажут прежде всего.