Тәгәрмәчләр

Колёса

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тәгәрмәчләр тәгәриләр Келдер-келдер. Гармун тартып җырлап Бара кемдер. Хуш ис бөркеп кала кырлар Тирә-якта, Тәгәрмәчләр көйләп бара Шушы хакта. Тәгәрмәчләр бәхет ташый, Шатлык илтә. Еракларга сәлам хатлар Китә. Тәгәрмәчләр вокзалларга Туктый килеп, Әллә каян: - Саумы сез,- дип, Сәлам биреп. Тәгәрмәчләр кузгала да Тагын китә. Җәяүлеләр җитмәс җиргә Җитә. Якынайта, ерагайта Араларны, Тоташтыра авылларны, Калаларны. Тәгәрмәчләр кавыштырсын, Аермасын! Кеше канатларын Каермасын. Тәгәрмәчләр тәгәрәсен Келдер-келдер. Бу юлларда бер йөрүе - Бер гомердер.

Русский перевод

Колёса катятся С грохотом-грохотом. На гармони играя, Кто-то едет и поёт. Благоуханные поля Вокруг spreading, Колёса напевают Об этом. Колёса счастье несут, Радость несут. В дали привет письма Улетают. Колёса к вокзалам Останавливаются, Откуда-то: «Здравствуйте вы» - Привет подавая. Колёса трогаются И опять уезжают. Туда, где пешеходы Не дойдут. Приближают, отдаляют Расстояния, Соединяют сёла, Города. Колёса пусть соединят, Не разлучат! Человеческие крылья Не обрежут. Колёса пусть катятся С грохотом-грохотом. По этим дорогам один проезд - Это вся жизнь.