Адымнар турында баллада

Баллада о шагах

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Адымнар, Адымнар Тып та тып, Тып та тып. Еракта, Якында, Тәрәзәм артында, Кемнәрдер ашыга Тып та тып, Леп тә леп... Смена алышына. Адымнар асфальтта. Кырларда, юлларда, Менәләр тауларга, Йөриләр урманда. Адымнар, адымнар Еракка китәләр. Адымнар кешене Бәхетле итәләр. Ашыга яшь егет Сөйгәнен күрергә. Бәхетле адымнар, Тавың да, үрең дә Бер нәрсә тормый ул, Адымнар җырлый ул. Аларның теле бар, - Сөйлиләр адымнар. Алган да яшь ана Баласын кулына, Келәмнәр җәя ул Үтәсе юлына. Атлый ул сакланып, Леп тә леп, Леп тә леп. Чөнки бит бара ул Дөньяның яшьлеген Кулына күтәреп. Адымнар, адымнар Еракка китәләр. Адымнар кешене Бәхетле итәләр! Бәхетсез итәләр!.. Адымнар төрлеләр, Адымнар серлеләр, Адымнар таптыйлар, Адымнар яклыйлар. Адымнар, Адымнар Лап та лып, Лап та лып. Бер эзгә басалар Тузаннар актарып. Бер, ике, Бер, ике! Итекләр дагалы. Ирекле, ирексез Айкыйлар даланы. Табаннар астында Чәчәклар сытыла. Илтә бу адымнар Һәркемнең йортына. Күз яше илтә бу, Сагышлар илтә бу. Сиңа да, миңа да Коточкыч һәлакәт, Юлларга киртә бу. Кирәкми бу адым, Миңа да кирәкми, Сиңа да кирәкми. Кирәкми, Кирәкми, Кирәкми бу адым! Бәхетле адымнар Тек тә тек, Леп тә леп, Һәрберсе үзенчә Җыр булып атласын. Адымнар тормышны, Бәхетне якласын! Адымнар, адымнар Кермәсен утларга. Адымнар әйләнеп, Әйләнеп кайтсыннар йортларга!

Русский перевод

Шаги, Шаги Топ-топ, Топ-топ. Вдали, Вблизи, За моим окном, Кто-то спешит Топ-топ, Леп-леп... На перемену. Шаги по асфальту. В полях, на дорогах, К горам туда, В лесу гуляют. Шаги, шаги Уходят вдали. Шаги делают человека Счастливым. Спешит молодой парень Любимую увидеть. Счастливые шаги, Твой голос, твой смех Всё не равно ему, Шаги поют он. Язык у них есть, - Говорят шаги. Взяла и молодая мать Ребёнка на руки, Простёрла она ковры На путь его. Идёт она осторожно, Леп-леп, Леп-леп. Потому что несёт она Молодость мира Поднимая в руках. Шаги, шаги Уходят вдали. Шаги делают человека Счастливым! И несчастным делают!.. Шаги разные, Шаги тайные, Шаги оставляют след, Шаги благословляют. Шаги, шаги Лоп-лоп, Лоп-лоп. На один след наступают Пыль поднимая. Раз, два, раз, два! Сапоги со шпорами. Вольно, невольно Бредут по площади. Под подошвами Цветы ломаются. Ведут эти шаги В каждый дом. Слёзы ведут они, Тоску ведут они. Тебе и мне Ужасная беда, Препятствие на дорогах. Не нужен этот шаг, Мне не нужен, Тебе не нужен. Не нужен, Не нужен, Не нужен этот шаг! Счастливые шаги Топ-топ, Леп-леп, Пусть каждый по-своему Песней разольётся. Шаги пусть жизнь, Счастье защищают! Шаги, шаги Пусть не попадут в огонь. Шаги, возвращаясь, Пусть возвращаются домой!