Күңелеңдә үпкә саклама

Не храни обиду в сердце

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Урманнарга барсаң уйлы чакта, Каеннарны, зинһар, елатма. Дусларың да сынар, дошманың да, Имән кебек нык бул, сынатма. Урманнарга кергән, йөргән чакта, Яшел үләннәрне таптама. Кичерә бел, берүк, кешеләргә Күңелеңдә үпкә саклама. Урманнарга барсаң, иртәрәк бар, Җиләкләргә урман бай чакта. Кайчак тормыш сыный кайгы белән, Шатлык белән сыный кайчакта. Урманнарга кергән, йөргән чакта, Яшел үләннәрне таптама. Тормыш бит ул бәйрәм генә түгел, Күңелеңдә үпкә саклама. Урманнарга барсаң, адашырсың, Гашыйк булма урман кызына. Үз язмышын һәркем үзе яза Урмандагы каен тузына. Урманнарга кергән, йөргән чакта, Яшел үләннәрне таптама. Үзең язган, сызган язмышыңа Күңелеңдә үпкә саклама.

Русский перевод

Когда пойдешь в леса задумчивым, Берёзы, умоляю, не тревожь. И друг, и враг проверят на излом, Будь крепок, как дуб, не подавайся. Когда войдёшь в леса и будешь там бродить, Зелёную траву не топчи. Умей прощать, дружок, людские все грехи, Не храни обиду в сердце. Когда пойдёшь в леса, иди пораньше ты, Когда богат наш лес ягодами. Порой судьба испытывает нас печалью, А иногда дарует радость. Когда войдёшь в леса и будешь там бродить, Зелёную траву не топчи. Жизнь ведь это не один лишь праздник, Не храни обиду в сердце. Когда пойдёшь в леса, ты можешь заблудиться, Не влюбляйся в лесную деву. Свою судьбу каждый пишет сам себе На берёзовой коре в лесу. Когда войдёшь в леса и будешь там бродить, Зелёную траву не топчи. На свою судьбу, что сам себе ты начертал, Не храни обиду в сердце.