Исән булсаң, әнкәй

Если бы ты была жива, мама

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бүгенгедәй күз алдымда тора минем, Әнкәй, синең назлы карашың. Исән булсаң, очып кайтыр идем Шәһәр белән авыл арасын. Нишләтим соң, ничек төзәтим соң, әнкәй, Сине югалтуның ярасын? Белмәдем шул, сорап калыр идем, Әйтер идең берәр чарасын. Бураннарда йөрдем урамнарда ялгыз, Чәчемне, дип, җилләр тарасын. Ак бураннар күмеп китә язган Кара чәчләремнең карасын. Мин һаман да бала гына кебек, синең Рәсемеңә, әнкәй, карасам. Исән булсаң, очып кайтыр идем Шәһәр белән авыл арасын.

Русский перевод

Как нынче стоит перед глазами моими Твой нежный, матушка, взгляд. Если бы ты была жива, я бы летела, Стирая меж городом и деревней разлад. Что мне теперь, как мне залечить, мама, Рану, что оставила твоя утрата? Я не успела спросить - попросила бы, Ты бы сказала, как найти расплату. В вьюгах брела по улицам одиноко, Пусть ветры мне расплетут косы. Белые бураны едва не засыпали Черных волос моих черные полосы. Я все еще словно ребенок - гляжу, мама, На твой портрет, и сердце не гаснет. Если бы ты была жива, я бы летела Меж городом и деревней - обратно, на счастье.