Апама (өченче вариант)

Апама (третий вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әни урынына калган апам, Язлар кебек җылы карашы. Күзгә куренмәгән җепләр бәйли Туган белән туган арасын. Утыр әле, апам, яннарыма, Искә алыйк узган көннәрне, Арасыннан әнкәй карап торган Тәрәз төбендәге гөлләрне. Йөгерә-йөгерә өстәл эзерлисең, Сеңлең килгән диеп сөенеп. Ташла әле мәшәкатьләреңне, Кырык эшең калсын өелеп. Утыр әле, апам, яннарыма, Искә алыйк узган көннәрне, Арасыннан әнкәй карап торган Тәрәз төбендәге гөлләрне. Исеңдәме без үскәндә, апам, Син әнкәйгә булдын таяныч. Без балалар устек тә таралдык, Читтә узган гомер аяныч. Утыр әле, апам, яннарыма, Искә алыйк узган көннәрне, Арасыннан әнкәй карап торган Тәрәз төбендәге гөлләрне.

Русский перевод

Сестра моя, что вместо мамы, Твой взгляд - как тёплая весна. Незримы нити нас связали, Родня с роднёю сплетена. Сядь рядом, апам, на мгновенье, Давай помянем те года, Цветы на подоконнике - Оттуда мама смотрит к нам. Ты стол накроешь, хлопоча, Услышав: «Младшая пришла». Оставь заботы, отпусти - Пусть сорок дел лежат в углу. Сядь рядом, апам, на мгновенье, Давай помянем те года, Цветы на подоконнике - Оттуда мама смотрит к нам. Ты помнишь, апам, как росли мы, Ты маме стала опорой. Мы разошлись, повзрослев, Чужая жизнь - печальная доля. Сядь рядом, апам, на мгновенье, Давай помянем те года, Цветы на подоконнике - Оттуда мама смотрит к нам.