Күңелле сәхифәләр

Весёлые страницы

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бакчы аучыга, Кош аулаучыга; Шактый читен эш, Арый, талчыга. Йөгрә дә чаба, Кич, иртә бердәй; Маңгайдан ага Тирләр яңгырдай. Очадыр үрдәк, Китмәсен ерак, Тизрәк бул, тизрәк Ат мылтыкны, ат! Атты, шарт итте, Каты җил чыкты, Эшләпә җилгә Очты да китте. Үрдәк югалды, Эшләпә калды; Мескен эшләпә Җәрәхәтләнде. Аттым мин кошка, Китмәде бушка: Алып кайтамын Мәҗрух * эшләпә. Көлсә көлерләр, Кешеләр күреп, Тишекләреннән Җил торыр өреп.

Русский перевод

Садовнику - охота, Птицелову - труд; Дело-то нелёгкое, Изнуряет, гнёт. Бегает да мчится, Вечер, утро - враз; С лба течёт по лицу Пот, как дождь, не раз. Утка ввысь взлетает, Не ушла б далёк; Побыстрей, скорее - Выстрели, стрелок! Выстрел - бах и звонко, Резкий ветер встал; Шапка в этот ветер Улетела вдаль. Утка пропадает, Шапка на земле; Бедная, пробита, Ранена в беде. Стрелял я по птице - Не зря, не впустую: Я домой приношу Раненную * шапку. Пусть смеются люди, Увидев мой улов: Сквозь её прорехи Ветер дует вновь.