Оригинальный текст
Иртә, дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.
Яктыра кала. Урамнар,
Кырлар, якын урманнар,
Таулар, баглар, бакчалар
Нурга гарык булганнар.
Торды халык, уянды
Шау-шу кайбер төшләрдә;
Көтү-көтү менмәктә
Күккә җитез кошлар да.
Шушы вакыт балалар
Мәктәп таба баралар,
Букчалары артында,
Алар гыйлем дәртендә.
Русский перевод
Утро - мир ожил, дыханье,
Восток зарёй разгорелся,
Солнце взошло, и лучами
К земле опустилось, сплелось.
Светлеет город. Улицы,
Поля, и близкие рощи,
Горы, сады и садышки -
Все в сиянье утоплены.
Люд поднялся, пробудился,
Где-то уже шум и говор;
Стая за стаей стремится
Ввысь быстрокрылый птиц вывод.
В это же время ребята
В школу идут по дорожкам,
Ранцы у них за плечами,
Жаждут они к знанью.