Җир йокысы

Сон земли

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кырга ак кардан Юрган ябылган; Җир язга чаклы Уйкуга талган. Ул тормас, йоклар, Кышлар үтмичә, - Кыйбладан кошлар Кайтып җитмичә. Язның айлары, Апрель, майлары, Бик матур сызлып Аткан таңнары; Урман шаулавы, Кошлар сайравы, Күкләр күкрәве, Яңгыр аннары. Коену көн саен Кояш нурында; Аннан соң тагын Төшкән чык төндә. Бу хәлләр җиргә Барчасы бергә Калган тик инде Төштә күрергә. Җир йоклый тыныч, Күреп тәмле төш. Уяныр әле, Тукта, үтсен кыш!

Русский перевод

Поле укрыто Белым снежком; Земля до весны Спит крепким сном. Не встанет, дремлет, Пока не пройдут зимы, - Пока с юга птицы Не вернутся домой. Весенние месяцы, Апрель и май, Как нежно и ясно Встают их зарницы; Шум леса, Пение птиц, Гул небес, И дождь затем. Каждый день - купание В лучах солнца; Потом опять Ночная роса. Все это земле Вместе теперь Осталось лишь Во сне увидеть. Земля спит спокойно, Снятся ей сладкие сны. Проснется она - Подожди, пусть уйдет зима!