Тәүбә (икенче вариант)

Покаяние (второй вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Илгәзәк күңелем давылга бәрелгәч, Изге уй-максатым челпәрәмә килгәч, Аптырап калдыммы юлымда сөрлегеп, Сөюдән төңелеп,үзәгем өзелеп? Анда-мында типкеләдем йөрәкне, Кисәк-кисәк телгеләдем йөрәкне, Хәмер белән ал битемде юдым мин, Ялгыш белән хак юлымны будым мин. Төтен белән сагышымды ысладым, Җан түремә ялган дуслар тупладым, Ялган сөю күңелемне илертте, Ә соңыннан барысына тәүбә иттем. Тырышып карадым типтереп яшәргә, Сагышсыз, хистәрсез, хәсрәтсез, яшьләрсез. Ялган бу шатлыклар давылы күңелгә Әллә тик чүп булып өеләме? Анда-мында типкеләдем йөрәкне, Кисәк-кисәк телгеләдем йөрәкне, Хәмер белән ал битемде юдым мин, Ялгыш белән хак юлымны будым мин. Төтен белән сагышымды ысладым, Җан түремә ялган дуслар тупладым, Ялган сөю күңелемне илертте, Ә соңыннан барысына тәүбә иттем. Иманым, калдырма! Ярлыка син, тормыш! Кәрәкми ул булмыш, булган ул ялгыш. Яралдым яңадан, тәүфыйктан, иманнан, Тик рәнҗетмә мине, җәберләмә, язмыш! Анда-мында типкеләдем йөрәкне, Кисәк-кисәк телгеләдем йөрәкне, Хәмер белән ал битемде юдым мин, Ялгыш белән хак юлымны будым мин. Төтен белән сагышымды ысладым, Җан түремә ялган дуслар тупладым, Ялган сөю күңелемне илертте, Ә соңыннан барысына тәүбә иттем.

Русский перевод

Когда крылатая душа о бурю разбилась, Когда святые мысли в прах рассыпались, Неужто, оступившись, я в пути растерялся, От любви отрекшись, сердцем разорвался? Туда-сюда топтал я сердце, По кускам терзал я сердце, Алым лицом смывал я хмель, Ошибкой путь мой правый задушил. Дымом горечь я унять пытался, В тайник души я лживых дружб собрался, Ложная любовь мой дух дурманила, А после я во всем покаялся. Я силился жить будто в пляске, Без грусти, без чувств, без бед, без слёз. Неужто в сердце буря ложных радостей Лишь хламом навалилась, как мороз? Туда-сюда топтал я сердце, По кускам терзал я сердце, Алым лицом смывал я хмель, Ошибкой путь мой правый задушил. Дымом горечь я унять пытался, В тайник души я лживых дружб собрался, Ложная любовь мой дух дурманила, А после я во всем покаялся. Вера, не покинь! Прости меня, о жизнь! Не нужно то былое - это была ошибка. Я вновь родился - из смиренья и из веры, Лишь не обижай меня, судьба, не будь жестока! Туда-сюда топтал я сердце, По кускам терзал я сердце, Алым лицом смывал я хмель, Ошибкой путь мой правый задушил. Дымом горечь я унять пытался, В тайник души я лживых дружб собрался, Ложная любовь мой дух дурманила, А после я во всем покаялся.