Синнән башка (өченче вариант)

Без тебя (третья версия)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Синнән башка үлеп китәрмен дә Дөрләп януымнан туктармын, Сиңа дигән иң кадерле сүзне Әйтми калырмын дип куркам мин. Мин «киткәндә» әгәр яннарымда Син булмасаң, ничек чыдармын? Күрә алмый калдым, дип, «ерактан» Сине эзләп сәфәр чыгармын. Очып керермен дә тәрәзәңнән Бер күбәләк булып кунармын. Таныдыңмы инде дигән кебек, Күзләреңә карап торырмын. Нидер әйтмәк булып талпынырмын, Тилмерерсең мине аңламый, ...Мин бу, мин бу... диеп, канат җилпеп, Чәчләреңнән сөеп назлармын.

Русский перевод

Без тебя, быть может, уйду - и пламя моё угаснет, Боюсь, что не успею тебе самое нежное слово сказать. Если в миг "ухода" тебя рядом не будет, как выдержать это мне? Скажу: не успела увидеть, и "издалека" в путь отправлюсь искать тебя. В окно влечу и осяду бабочкой на подоконник, Буду в глаза смотреть, будто спрашивая: узнала ли ты? Попытаюсь сказать хоть что-то, а ты мучиться будешь, не понимая, ...Это я, это я... хлопая крыльями, волосы твои нежно поглажу.