Алма - миләш

Яблоко и рябина

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Янәш үсә алма белән миләш, Кызыл булсалар да, бер түгел. Татлы диеп татып, сөюләрнең Ачысына әрнеде күңел. Нигә икән сөю язда түгел, Ачы көздә килеп ачылган? Мин баллардан баллы алма идем, Син, миләштәй, булдың ачыдан... Ак чәчкәгә күмелсә дә алан, Актан түгел икән күңелләр... Кызыл булып пешсәләр дә, нигә Миләшләр соң татлы түгелләр? Нигә икән сөю язда түгел, Ачы көздә килеп ачылган? Мин баллардан баллы алма идем, Син, миләштәй, булдың ачыдан... Алма белән миләш бер бакчада, Ачы-татлы икәү янәшә. Ходай җанга нигә бәхетләрне Кайгы белән алмаш өләшә? Нигә икән сөю язда түгел, Ачы көздә килеп ачылган? Мин баллардан баллы алма идем, Син, миләштәй, булдың ачыдан...

Русский перевод

Рядом яблоня и рябина растут, Хоть и алые - не одно. Сладость пробовал - а сердце болит От горчинки любви все равно. Почему же любовь не весной, А в горькую осень цветет? Я был яблоком, сладким как мед, Ты - как рябина, горечь несет... Пусть поляна укрыта белым цветом, Не белы, выходит, сердца... Хоть налились они красным летом, Почему же рябина не сладка? Почему же любовь не весной, А в горькую осень цветет? Я был яблоком, сладким как мед, Ты - как рябина, горечь несет... Яблоня и рябина в одном саду, Сладко-горькие рядом вдвоем. Почему же Господь счастье в судьбу С болью горя вплетает кругом? Почему же любовь не весной, А в горькую осень цветет? Я был яблоком, сладким как мед, Ты - как рябина, горечь несет...