Арча гимны

Гимн Арчи

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Илһам нуры җанны чорнап ала, Ак каеннар шаулап яфрак яра. Изге манаралар күккә ашып, Азан әйтеп таңны каршы ала. Ак каеннар Ватаны, син, Арча! Илһамият Ватаны, син Арча! Изге моңнар Ватаны, син, Арча! Ватанымның ал таңы, син, Арча! Һәр юлчыга яшел яфрак изәп, Арча җырын җырлый ак каен. Мөхәммәттәй затлы туган телем, Халкым кебек тугры Тукаем! Бөек Тукай Ватаны, син, Арча! Мөхәммәтләр Ватаны, син, Арча! Ай-йолдызлар Ватаны, син, Арча! Ватанымның ал таңы, син, Арча! Җидегән чишмәләрдән ургылган моң, Яшьлегенә, Арча, кыйбла ача! Мәрҗаниләр, Курсавилар рухы, Гыйлем тавы булып алга баса. Рухи таулар Ватаны, син, Арча! Сүнмәс яшьлек Ватаны, син, Арча! Дан-шөһрәтләр Ватаны, син, Арча! Ватанымның ал таңы, син, Арча!

Русский перевод

Свет вдохновенья обнимает душу, Белые березы шепчут листвой. Святые минареты к небу тянутся, С азаном встречают рассвет золотой. Родина белых берез ты, Арча! Родина вдохновенья ты, Арча! Родина святых напевов ты, Арча! Алый рассвет моей Родины - Арча! Каждому путнику листвой зеленой Береза белая поет песнь Арчи. Язык родной - как Мухаммад, благороден, И Тукай мне верен, как мой народ в ночи! Родина великого Тукая ты, Арча! Родина Мухаммадов ты, Арча! Родина луны и звезд ты, Арча! Алый рассвет моей Родины - Арча! Мелодия, из Семи источников взметнувшись, К молодости, Арча, киблу открывает! Дух Марджани и Курсави, как гора знаний, Вперед ведет и путь озаряет. Родина духовных гор ты, Арча! Родина неугасимой юности ты, Арча! Родина славы и чести ты, Арча! Алый рассвет моей Родины - Арча!