Оригинальный текст
Кайтам сиңа, газиз Азнакаем,
Якташларым:
- Кайт! - дип чакырды.
Синдә каршылыйсы таңнарым бар,
Тауларым бар - җырлы, чатырлы...
Кайтам сиңа, газиз Азнакаем,
Үрләреңә җырлап калкырга...
Илгә тарту көче тиңдәш икән
Ил күкрәген бизәр алтынга.
Кайтам сиңа, газиз Азнакаем,
Урый-урый кайтам Җир шарын.
Җирем-күгем белән сыендырып
Назлар төсле кайнар кочагың.
Русский перевод
Возвращаюсь к тебе, родной Азнакай,
Земляки мне:
- Вернись! - твердили.
У тебя встречать мне зори есть,
Есть мои горы - певучие, шатровые...
Возвращаюсь к тебе, родной Азнакай,
Чтобы петь и взойти на твои вершины...
Сила тяги к родине равна
Золоту, что грудь страны украсит.
Возвращаюсь к тебе, родной Азнакай,
Обогнув земной круг, возвращаюсь.
Приютила земля и небо ты,
Твоё горячее объятье - словно ласки.