Ап-ак карлар ява

Белые снега идут

Участники

Шамиль Шарипов / Флария Терегулова

Композитор

Шамиль Шарипов

Автор текста

Флария Терегулова

Создано

December 03, 2025

Последнее обновление

December 03, 2025

Оригинальный текст

Бөтерелеп, ап-ак карлар ява, Ап-ак сагыш ява тын гына. Яңа елның бураннары белән Каршы алам, чыгып юлыңа... Ак бураннар күмсә юлларыңны, Җилләр булып юллар ярырмын. Яңа елга өметләрем баглыйм, Кайта алмасаң, каршы барырмын... Яңа елда һәрбер сөйгән йөрәк, Парлы булып, бергә типсеннәр. Тик назлардан торсын иртәләре, «Сөю бар ул җирдә», - дисеннәр... Ак бураннар күмсә юлларыңны, Җилләр булып юллар ярырмын. Яңа елга өметләрем баглыйм, Кайта алмасаң, каршы барырмын... Бөтерелеп ап-ак карлар ява, Юлларымны күмә ак буран... Сагышларым җилләр таратсын, дим, Көтүләрем сине хак булган... Ак бураннар күмсә юлларыңны, Җилләр булып юллар ярырмын. Яңа елга өметләрем баглыйм, Кайта алмасаң, каршы барырмын...

Русский перевод

Кружась, белые снега идут, Белая тоска идёт тихо. С вьюгами Нового года Встречу я, выйдя на путь твой... Если белые бураны засыплют пути твои, Став ветром, я пойду по дорогам. Свои надежды на Новый год связываю, Если не вернёшься, пойду навстречу... В Новом году пусть каждое любящее сердце В пар превратится, пусть вместе стучит. Но пусть утром от ласк останутся, «Любовь есть на той земле», - скажут... Если белые бураны засыплют пути твои, Став ветром, я пойду по дорогам. Свои надежды на Новый год связываю, Если не вернёшься, пойду навстречу... Кружась, белые снега идут, Белый буран засыпает мои пути... Пусть ветер развеет тоску мою, Жду тебя, ты ведь честный... Если белые бураны засыплют пути твои, Став ветром, я пойду по дорогам. Свои надежды на Новый год связываю, Если не вернёшься, пойду навстречу...

Предложить исправление