Зәңгәр болыт

Синяя туча

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Таңда сөләдем серемне Күзен ачкан гөлләргә. Җил булып сибелсен хисем, Барып җитсен сөйгәнгә. Зәңгәр болыт сөюемне Тартканмы тауларга? Сөю тауларнда йөрим Сөйгән ярым син кайда? Яңгырлар җырлап уздылар Серен сипкән сукмактан. Алган серне зәңгәр болыт Чәчәк тулы акланнан. Зәңгәр болыт сөюемне Тартканмы тауларга? Сөю тауларнда йөрим Сөйгән ярым син кайда? Җыр булып кирегә кайтты, Барып җиткәндер тавыш. Моңнары уралды миңа Булып ла сөю-сагыш. Зәңгәр болыт сөюемне Тартканмы тауларга? Сөю тауларнда йөрим Сөйгән ярым син кайда?

Русский перевод

На заре поведала тайну Распустившимся цветам. Пусть разлетится, как ветер, И дойдёт к моим любимым. Синяя туча мою любовь Не унесла ли в горы? Я брожу по горам любви, Где ты, любимая, ты где? Дожди, напевая, прошли По тропе, что тайну роняла. Эту тайну взяла синяя туча С цветущей поляны белой. Синяя туча мою любовь Не унесла ли в горы? Я брожу по горам любви, Где ты, любимая, ты где? Песней вернулся обратно И дошёл, должно быть, мой голос. Тоска окружила меня, Став любовью и грустью. Синяя туча мою любовь Не унесла ли в горы? Я брожу по горам любви, Где ты, любимая, ты где?