Синең күзләр (беренче вариант)

Твои глаза (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Карадым да синең күзләреңә, Әллә нишләп китте күңелем. Серле бер кыл гүя чыңлап китте, Йөрәгемнән моңнар түгелде. Күңелемә кердең жыр булып, Керфегемә тамдың чык булып. Көмеш чишмә суын эчерттең, Мәхәббәтең белән исерттең. Бүләк иттең миңа язларны, Назлар тулы җылы җәйләрне. Көзләремә кереп уралдың, Язмышымдыр, кабат югалдың. Күңелемә кердең жыр булып, Керфегемә тамдың чык булып. Көмеш чишмә суын эчерттең, Мәхәббәтең белән исерттең. Көмеш чишмә бүлде эземне, Бөдрә таллар сизде серемне. Мөлдерәмә сагыш түгелә, Чумдым гына сөю күленә... Күңелемә кердең жыр булып, Керфегемә тамдың чык булып. Көмеш чишмә суын эчерттең, Мәхәббәтең белән исерттең.

Русский перевод

Я взглянул в твои глаза, И внезапно дрогнуло сердце. Будто тайная струна зазвенела, И из сердца полились напевы. В душу вошла ты песней, На ресницы упала росой. Напоила водой серебряного родника, Опьянила меня своей любовью. Подарила мне весны, Теплые лета, полные ласки. В мои осени вошла, обняла, Судьба моя - и снова исчезла. В душу вошла ты песней, На ресницы упала росой. Напоила водой серебряного родника, Опьянила меня своей любовью. Серебряный родник разделил мой след, Кудрявые ивы почуяли тайну. До краев льется тоска, И я лишь нырнул в озеро любви... В душу вошла ты песней, На ресницы упала росой. Напоила водой серебряного родника, Опьянила меня своей любовью.