Син атылган йолдызым

Ты моя упавшая звезда

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Син ачтың минем серемне, Ачтың тирән моңымны. Йозакланган хисләремнән Арындырдың күңелемне. Син минем атылган йолдыз, Син бит минем сулышым. Дөньяларны оныттырган, Яраттырган ялгышым. Назларга сусап чакырам, Бәхет капкасын ачып. Югалтып кил сагышларны, Ялгызлыклардан качып. Син минем атылган йолдыз, Син бит минем сулышым. Дөньяларны оныттырган, Яраттырган ялгышым. Мөлдерәмә тулы моңым Нурлар булып түгелә. Сөю диңгезенә чумдым, Сагышларым өзелә... Син минем атылган йолдыз, Син бит минем сулышым. Дөньяларны оныттырган, Яраттырган ялгышым.

Русский перевод

Ты тайну мою раскрыла, Открыла мою глубинную тоску. С запертых чувств Ты освободила мою душу. Ты моя упавшая звезда, Ты ведь мое дыханье. Ты забыть заставила миры, Ты - моя любимая ошибка. Жажду нежности - зову, Отворив врата счастья. Приди, растеряв печали, Убегая от одиночества. Ты моя упавшая звезда, Ты ведь мое дыханье. Ты забыть заставила миры, Ты - моя любимая ошибка. До краев полна моя песнь, Льется она лучами. В море любви я нырнула, Мои печали обрываются... Ты моя упавшая звезда, Ты ведь мое дыханье. Ты забыть заставила миры, Ты - моя любимая ошибка.