Тарта иде әткәй тәмәке

Папа курил табак

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Өй алдында утырадыр кебек Әткәй, тәмәкесен көйрәтеп. Каршы чыгар кебек күрешергә, Олы кәлүшләрен сөйрәтеп. Күчеп китте инде әткәй күптән Тәмәкесез якка, еракка. Күңел белән генә кайтам хәзер Әткәй улы булып кунакка. Истән чыкмый: исән чакларында "Тартма, әткәй", - диеп әйткәнем. Зар буласы икән бер күрергә Тартып утырганын әткәйнең... Кайдан сабырлыклар алды икән Түзеп булмас сыман чакларда? Җиңелрәк, бәлки, тоелгандыр Ачы тәмәкесен тартканда... Истән чыкмый: исән чакларында "Тартма, әткәй", - диеп әйткәнем. Зар буласы икән бер күрергә Тартып утырганын әткәйнең... Күпме теләсәң дә, әнкәйләрне Тартып алып булмый вакыттан. Сорый гына алам, әнкәемне Яздырма, дип, матур картлыктан. Яшәсен иде дә бит әткәйләр, Тартып алып булмый вакыттан. Мәңге яшәр җирләр булмагандай, Дәва юк икән шул картлыктан. Зар буласы икән бер күрергә Тартып утырганын әткәйнең...

Русский перевод

Словно на лавке у дома сидит Папа, дымок свой табачный пуская. Выйдет навстречу, привстанет, шурша Тяжелыми галошами, шагом тугим. Давно переехал отец мой туда - В край без табака, далеко-далеко. Лишь сердцем теперь возвращаюсь к нему, Как будто сыном гостем прихожу. Не уйдет из памяти: при жизни я Просил его: «Папа, не кури». А сердце ноет: хоть бы раз увидеть, Как он сидит и тянет свой табак... Где он брал терпенье в час, когда Сил казалось больше нет держаться? Может, легче становилось в горечь Тяжелой самосадки затянуть... Не уйдет из памяти: при жизни я Просил его: «Папа, не кури». А сердце ноет: хоть бы раз увидеть, Как он сидит и тянет свой табак... Сколько ни желай - у матерей Не вырвешь время из тяжелых суток. Лишь прошу, чтоб, мама, не лишили Тебя спокойной, светлой старости. Жили б и отцы, да не достать Их из цепких рук времени сурового. Будто нет земли, где жить бы вечно, Нет лекарства от старения и срока. А сердце ноет: хоть бы раз увидеть, Как он сидит и тянет свой табак...