Оригинальный текст
Язмыш шулай сыный безне,
Чит җирләрдә күп йөртеп.
Саг(ы)нуга түзми кайтамын,
Хисләрдән җырлар үреп.
Йөрәгемдәге хисләрне
Аңлар тик якын дуслар.
Сагындым, сагындым сезне,
Саумы сез, авылдашлар.
Йортларыңның күбесендә
Күренми инде утлар.
Кай арада яшьлек узган,
Сизелми аккан сулар.
Йөрәгемдәге хисләрне
Аңлар тик якын дуслар.
Сагындым, сагындым сезне,
Саумы сез, авылдашлар.
Әнкәмнең нурлы йөзләре,
Таң җиле иркәләве,
Төшемә кереп йөдәтер
Былбыллы иртәләре.
Көтә мине киң офыклар,
Чакыра ерак юллар.
Онытмам, онытмам сезне,
Онытмам, авылдашлар.
Онытмам, онытмам сезне,
Онытмам, авылдашлар...
Онытмам, авылдашлар...
Русский перевод
Так судьба испытывает нас,
Гонит по чужим дорогам.
Не стерплю тоски - вернусь,
Из чувств сплетая песни к дому.
Чувства моего сердца
Поймут лишь близкие друзья.
Скучал, скучал по вам,
Здравствуйте, земляки мои.
В большинстве родимых домов
Уже не видно огонька.
Как юность проскользнула -
Незаметно утекла река.
Чувства моего сердца
Поймут лишь близкие друзья.
Скучал, скучал по вам,
Здравствуйте, земляки мои.
Светлое лицо моей мамы,
Ласка рассветного ветра,
Снятся мне и не дают покоя
Соловьиные утра.
Ждут меня широкие горизонты,
Манят дальние пути.
Не забуду, не забуду вас,
Не забуду, земляки.
Не забуду, не забуду вас,
Не забуду, земляки...
Не забуду, земляки...