Озак яшә, әнкәй

Долгих лет, мама

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Рәхмәт, әнкәй, фатыйхаңны бирдең, Ак биләүгә безне биләдең, Канатланып, көнне-төнне белми, Бишек җырын җырлап көйләдең. Әнкәй бәгърем, яшә йөзгә кадәр! Әй сөеклем, йөз яшь әз булыр. Гөлләр түгел, җырлар бүләк итәм, Җыр мәңгелек, ә гөл тиз сулыр. Тәбриклимен туган көнең белән, Шөкер, әнкәй, табын мөбарәк. Назлап кочам, үбәм битләреңнән, Син булганга бәхетем түгәрәк. Әнкәй бәгърем, яшә йөзгә кадәр! Әй сөеклем, йөз яшь әз булыр. Гөлләр түгел, җырлар бүләк итәм, Җыр мәңгелек, ә гөл тиз сулыр. Бәхет теләп килер язлары да, Ниләр генә телим, әнием? Йөрәк парәм, минем газизкәем, Мин һаман да синең бәбиең. Әнкәй бәгърем, яшә йөзгә кадәр! Әй сөеклем, йөз яшь әз булыр. Гөлләр түгел, җырлар бүләк итәм, Җыр мәңгелек, ә гөл тиз сулыр.

Русский перевод

Спасибо, мама, что благословенье дала, Белым пеленала нас ты, Взлетая на крыльях, не зная ни дня, ни ночи, Ты пела нам песни колыбельные. Мамочка родная, живи до ста лет! Ах, любимая, и сто лет будет мало. Не цветы, а песни дарю тебе, Песня вечна, а цветок быстро вянет. Поздравляю с днём рождения, Слава Богу, мама, счастлив твой удел. Нежно обнимаю, целую твои щёки, Благодаря тебе счастье моё полно. Мамочка родная, живи до ста лет! Ах, любимая, и сто лет будет мало. Не цветы, а песни дарю тебе, Песня вечна, а цветок быстро вянет. Желая счастья, придёт и весна, Чего только не пожелаю, мама? Частица сердца, моя драгоценная, Я всё ещё твой малыш. Мамочка родная, живи до ста лет! Ах, любимая, и сто лет будет мало. Не цветы, а песни дарю тебе, Песня вечна, а цветок быстро вянет.