Оригинальный текст
Биектауның, һай, таулары,
Тау астында таллары.
Җаны барлар шул талларны,
Таллардагы былбылларны
Ташлап китә аламы?
Биектауның болыннары,
Басулары, кырлары...
Кырларына зәңгәр күктән
Көмеш тәңкә чыңы булып
Сибелә тургай моңнары.
Биектавым, Биектавым,
Гомердә дә онытмамын
Синдә откан җырларны.
Кайларга гына барсам да,
Ничекләр генә арсам да,
Сиңа илтер юлларым.
Биектауның урманнары,
Урманнарда аланы.
Ятим итмә, Биектавым,
Урмандагы аланнарда
Аунап үскән балаңны.
Биектауның киң юллары
Офыкларга тоташкан.
Баш очымда - алтын кояш,
Алда - яшьлек, алда - җырлар,
Алда - бәхет тоташтан.
Биектавым, Биектавым,
Гомердә дә онытмамын
Синдә откан җырларны.
Кайларга гына барсам да,
Ничекләр генә арсам да,
Сиңа илтер юлларым.
Русский перевод
Бииктавы, ах, горы,
Под горой - твои талы.
Кто с душой - те разве смогут
Те талы, тех соловьёв
В ветках бросить и уйти?
Луга Бииктавы,
Поля, просторы, нивы...
На поля с лазури неба
Серебряной звонкой монетой
Сыплются песни жаворонка.
Бииктавы, Бииктавы,
Не забуду я вовеки
Песни, что взял у тебя.
Куда бы ни шёл я,
Как бы ни уставал,
Все дороги - к тебе.
Леса Бииктавы,
В лесах - ясные поляны.
Не осироть, Бииктавы,
Своего дитя, что вырос
На лесной твоей поляне.
Широкие твои дороги
К горизонту тянутся.
Над головой - золотое солнце,
Впереди - юность, впереди - песни,
Впереди - сплошное счастье.
Бииктавы, Бииктавы,
Не забуду я вовеки
Песни, что взял у тебя.
Куда бы ни шёл я,
Как бы ни уставал,
Все дороги - к тебе.