Туган як сәламе

Привет родного края

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

- Сез каян болай, әй, назлы җилләр? - Туган якларың - гөлләр иленнән! Сәламнәр алып килдек без сиңа Җаныңдай газиз күргән җиреңнән - Туган якларың - гөлләр иленнән: Кайчандыр изге суларын эчкән Борыла-сырыла аккан инештән; Төнбоеклардан, зифа камыштан, Кырларга сыймый үскән арыштан, Кырларга сыймый үскән арыштан. Чишмәләр кайнап чыккан урыннан, Җиләкләр пешкән яшел болыннан; Сылу каеннар, бөдрә таллардан, Сызылып аткан алсу таңнардан, Сызылып аткан алсу таңнардан...

Русский перевод

- Откуда вы, о нежные ветры? - Из края родного, из страны цветов! Мы принесли тебе приветы С земли, что дороже души твоей - Из края родного, страны цветов: Из извилистого ручья, Чьи святые воды ты когда-то пил; Из кувшинок и стройных камышей, Из ржи, что росла, в поля не вмещаясь, Из ржи, что росла, в поля не вмещаясь. Оттуда, где ключи кипят на свет, С зелёных лугов, где спеет земляника; От белых берёз и кудрявых ив, Из алых зорь, что полоской встают, Из алых зорь, что полоской встают...