Йөрәк түрендә

В глубине сердца

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Якыннарыбыз безнең мәңге үлми, Алар безнең йөрәк түрендә. Һәрвакытта безнең янда булып Күзәтәләр һава күгендә! Алар безгә җил булып исәләр, Яңгыр булып тамып китәләр! Кай вакытта тавыш биргән кебек Еракларда безне көтәләр. Язлар саен сыерчыклар булып Канат кагып безгә кайталар. Я күбәләк булып очып килеп Тәрәз төпләренә куналар. Алар безгә җил булып исәләр, Яңгыр булып тамып китәләр! Кай вакытта тавыш биргән кебек Еракларда безне көтәләр. Юк, юк алар үлми бервакытта. Тик булмыйлар безнең арада. Алар үзләренчә сиздермичә Фәрештәләр кебек гел янда! Алар безнең йөрәкләрдә яши, Уебызда, күңел түрендә! Иң якыннар мәңге үлми алар, Алар безнең йөрәк түрендә. Юк, юк алар үлми бервакытта. Тик булмыйлар безнең арада Алар үзләренчә сиздермичә Фәрештәләр кебек гел янда! Алар безнең йөрәкләрдә яши, Уебызда, күңел түрендә! Иң якыннар мәңге үлми алар, Алар безнең йөрәк түрендә.

Русский перевод

Наши близкие навеки не уходят, Они живут в глубине сердца. Вечно рядом с нами оставаясь, Смотрят с высоты небесной! То они к нам ветром долетают, То дождем слетают на ладони! Иногда, как будто подзывая, Вдалеке нас терпеливо ждут они. Каждую весну, как скворцы крылатые, Махнут крылом - и к нам вернутся вновь. Или бабочкой, легко прилетая, Опускаются у самых окон в дом. То они к нам ветром долетают, То дождем слетают на ладони! Иногда, как будто подзывая, Вдалеке нас терпеливо ждут они. Нет, нет - они не умирают вовсе. Просто рядом с нами их уж нет. Не заметишь - как ангелы, неслышно, Постоянно рядом дарят свет! Они живут в сердцах у нас, В мыслях, в глубине души! Самые родные не уходят - В глубине сердца живут они. Нет, нет - они не умирают вовсе. Просто рядом с нами их уж нет. Не заметишь - как ангелы, неслышно, Постоянно рядом дарят свет! Они живут в сердцах у нас, В мыслях, в глубине души! Самые родные не уходят - В глубине сердца живут они.