Уйна, гармун (икенче вариант)

Играй, гармонь (второй вариант)

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сызгырт әле моңлы гармунны, Тарат әле йөрәк сагышын. Дәртләндереп күңел кылларына Чиртсен телләреңнең тавышы. Уйна, дускай, уйна гармуныңны, Күңелләргә кереп уралсын. Хис-тойгылар аша чыккан моңнар Халык җыры булып таралсын. Гармун тавышлары дәртләндереп Алып кайта яшьлек илемә. Авылымның тугайларын буйлап Йөрер идем тагын бер генә. Уйна, дускай, уйна гармуныңны, Күңелләргә кереп уралсын. Хис-тойгылар аша чыккан моңнар Халык җыры булып таралсын. Гармуннарның серле сагыш моңы Ургылып чыга гармун теленнән. Ничә еллар гармун тавышлары Моңлы җырлар булып түгелгән. Уйна, дускай, уйна гармуныңны, Күңелләргә кереп уралсын. Хис-тойгылар аша чыккан моңнар Халык җыры булып таралсын.

Русский перевод

Выведи мотив печальной гармони, Разгони сердечную тоску. Чтобы, вдохновляя струны души, Зазвенел твой язычковый звук. Играй, дружок, играй на гармони, Пусть в сердца войдет и обовьет. Мелодии, рожденные сквозь чувства, Пусть народной песней разойдутся. Гармонь, волнуя, возвращает В пору юности, в родную даль. По лугам родной моей деревни Я бы вновь прошелся лишь бы раз. Играй, дружок, играй на гармони, Пусть в сердца войдет и обовьет. Мелодии, рожденные сквозь чувства, Пусть народной песней разойдутся. Тайная печальная гармонь Вырывается из язычков. Сколько лет ее напевы льются Меланхолией родных песен. Играй, дружок, играй на гармони, Пусть в сердца войдет и обовьет. Мелодии, рожденные сквозь чувства, Пусть народной песней разойдутся.