Гомер чишмәм

Родник моей жизни

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Гомер чишмәм акты үз көенә, Сизмәдем дә агып үткәнен. Нигә шулай иртәләдең икән, Нишләп мине читләп үтмәдең? Яшьлегемнең назлы чишмәсенә Кабат кайтыр идем әйләнеп. Үзәгемнең ачы сагышларын Алып китәр кебек әйләнеп. Ничә гасыр чишмә инде шулай, Үз җаена ага моңланып. Тойгыларым яшьлек мизгелендә Калса иде шунда югалып. Яшьлегемнең назлы чишмәсенә Кабат кайтыр идем әйләнеп. Үзәгемнең ачы сагышларын Алып китәр кебек әйләнеп. Инеш буен ап-ак томан сарган, Юлын күрмим, моңын ишетәм. Күңелемдә яңа җырлар туа, Моңнары да килгән бишектән. Яшьлегемнең назлы чишмәсенә Кабат кайтыр идем әйләнеп. Үзәгемнең ачы сагышларын Алып китәр кебек әйләнеп.

Русский перевод

Родник моей жизни тек в своем теченье, Я и не заметил, как он утекал. Почему ты так поспешил к завершенью, Почему меня стороной не миновал? К нежному роднику моей юности Я бы снова вернулся, обернувшись. Словно унести мои горькие грусти, Обратно бы смог, повернувшись. Сколько веков тот родник так же льется, По своему руслу струясь, напевая. Пусть бы чувства в миге юности Там остались, навеки затихая. К нежному роднику моей юности Я бы снова вернулся, обернувшись. Словно унести мои горькие грусти, Обратно бы смог, повернувшись. Берег ручья белым туманом укрыт, Пути не вижу, а напев его слышу. В сердце моем рождаются новые песни, Их мелодии с колыбели мне ближе. К нежному роднику моей юности Я бы снова вернулся, обернувшись. Словно унести мои горькие грусти, Обратно бы смог, повернувшись.