Оригинальный текст
Дим буена кайтсаң, мин тирбәнгән
Бөдрә тирәкләрне күрерсең,
Мин уйнаган яшел чирәмнәрдә
Ал чәчәкләр өзеп йөрерсең.
Мин уйнаган яшел чирәмнәрдә
Ал чәчәкләр өзеп йөрерсең.
Дим буена кайтсаң, яшем тамган
Яшел камышларны күрерсең.
Камыш төсле зифа гәүдәң белән
Дим дулкынын ярып йөзәрсең.
Камыш төсле зифа гәүдәң белән
Дим дулкынын ярып йөзәрсең.
Мин кайталмам инде Дим буена,
Кайталмаган төсле яшьлегем.
Яшьлегемнең иң саф хыялларын
Мин Дим ярларына яшердем.
Яшьлегемнең иң саф хыялларын
Мин Дим ярларына яшердем.
Русский перевод
Если вернёшься на берега Дёмы, увидишь
Кудрявые тополя, на которых я качался,
По зелёным лужайкам, где я играл,
Будешь ходить, срывая алые цветы.
По зелёным лужайкам, где я играл,
Будешь ходить, срывая алые цветы.
Если вернёшься на берега Дёмы, увидишь
Зелёные камыши, на которые капали мои слёзы.
Станом стройным, как камыш,
Поплывёшь, рассекая дёмскую волну.
Станом стройным, как камыш,
Поплывёшь, рассекая дёмскую волну.
Я уже не смогу вернуться на берега Дёмы,
Как не может вернуться моя юность.
Самые чистые мечты своей юности
Я спрятал в берегах Дёмы.
Самые чистые мечты своей юности
Я спрятал в берегах Дёмы.