Яшьлегем учаклары

Костры моей юности

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Шомыртлар белән узышып Язлар саен ак чәчәктә, Авылым алмагачлары, Чәчәкләрне көнләштереп, Гүзәл яши, гөрләп яши Минем авылдашларым. Яр буена сузлып ятып Эчәр идем суларын, Чишмәләремне сагындым, Яшьлек дусларым сагындым, Сагындым авылдашларым: Яшьлегем учакларын. "Кызыл Яр"дан суга чумган "Ат-ат" уйнап көн уздырган Кайгысыз балачагым. "Изге чишмә" суын эчкән, "Чибәртау"да көтү көткән Хыялый үсмер чагым. Яр буена сузлып ятып Эчәр идем суларын, Чишмәләремне сагындым, Яшьлек дусларым сагындым, Сагындым авылдашларым: Яшьлегем учакларын. Тирләп-пешеп печән чапкан Иске Кырлайның кырлары, Өтнәнең болыннары. Һәр ел сагынып көтеп алган Күңел ачкан, батыр калган Әзәк Сабантуйлары. Яр буена сузлып ятып Эчәр идем суларын, Чишмәләремне сагынам, Яшьлек дусларым сагынам, Сагынам авылдашларым: Яшьлегем учакларын.

Русский перевод

Соревнуясь с черёмухой, Каждую весну в белом цвете, Моей деревни яблони, Цветы согревая на солнце, Прекрасно живут, красиво живут Мои односельчане. Вытянувшись у берега, Я пил бы те воды, Скучаю по родникам своим, По друзьям юности скучаю, Скучаю, односельчане мои, По кострам моей юности. В «Кызыл Яр» купался, Играя в «Ат-ат», дни проводил - Беззаботное детство моё. Воду «Святого родника» пил, На «Чибертау» пастуха ждал - Мечтательный подростковый мой возраст. Вытянувшись у берега, Я пил бы те воды, Скучаю по родникам своим, По друзьям юности скучаю, Скучаю, односельчане мои, По кострам моей юности. Потея-созревая, сено косили Старого Кырлая поля, Отне луга. Каждый год с тоской ожидали, Душу открывали, героями становились Настоящие Сабантуи. Вытянувшись у берега, Я пил бы те воды, Скучаю по родникам своим, По друзьям юности скучаю, Скучаю, односельчане мои, По кострам моей юности.