Туган көн белән

С днём рождения

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кышлар үтеп китә, Җылы язлар җитә. Алыштыра төнне иртәләр, Көн саен көн туа. Гомер шулай уза, Кеше гомере бик тиз үтә лә, Туган көнең белән Тәбрик итәм сине. Бераз моңсу, күбрәк сөенеч. Ходай тарафыннан Шулай яратылган, Кабул итеп алыйк шул килеш. Саклыйбыз хәтердә Авылның кичләрен. Яшьлекнең он(ы)тылмас хисләрен, Күп еллар узса да. Әле генә сыман Тәүге тапкыр сине үпкәнем, Туган көнең белән Тәбрик итәм сине. Бераз моңсу, күбрәк сөенеч, Бездән генә тормый, Гомер уза шулай, Кабул итеп алыйк шул килеш. Безнең эзләр калган Яшьлек урамнарын Җитәкләшеп үтик тагын бер. Үпкәләмик әле Үтеп киткәннәргә, Барбер кире кайтмас ул гомер. Туган көнең белән Тәбрик итәм сине. Бераз моңсу, күбрәк сөенеч, Бездән генә тормый, Һәркемнең үз гом(е)ре, Кабул итеп алыйк шул килеш.

Русский перевод

Зимы уходят прочь, И тёплые весны приходят. Утро сменяет ночь, И каждый день рождается снова. Так жизнь идёт, И человеческий век так быстротечен, С днём рождения Я поздравляю тебя. Чуть грусти - больше радости. Так устроено По воле Всевышнего, Примем это таким, как есть. Храним в памяти Вечера нашей деревни. Неугасимые чувства юности, Хоть пройдут многие годы. Будто только сейчас Тот первый твой поцелуй, С днём рождения Я поздравляю тебя. Чуть грусти - больше радости, Не только от нас зависит, Так жизнь идёт, Примем это таким, как есть. Наши следы остались На улицах молодости - Пройдёмся, взявшись за руки, ещё раз. Не будем обижаться На ушедшее, Ведь та жизнь не вернётся назад. С днём рождения Я поздравляю тебя. Чуть грусти - больше радости, Не только от нас зависит, У каждого свой век, Примем это таким, как есть.